4 июнь 2014 яңалыклары
-
ТР прокуроры җавап бирә
Җомга көнне, 6 июньдә, Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков гражданнарны кабул итәчәк. Кабул итү район прокуратура бинасында 16 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр булачак, алдан язылып кую өчен телефон 3-09-42.
-
Балаларга бүләк ясаганнар
"Чайка" социаль приютында тәрбияләнүче балалар "Әкият" Татар дәүләт курчак театрында булып кайтканнар. Балалар бу тамашаны рәхәтләнеп караганнар, ә соңыннан сәяхәтне оештыручы Хәйруллин хәйрия фонды барысына да татлы бүләкләр тапшырган. Балаларны яклау көнендә приютта яшәүче балаларга шулай ук ТР буенча Росреестр идарәсе Спас бүлеге хезмәткәрләре дә бүләкләр алып килгәннәр.
-
Иң яхшы робототехник
Ел саен укучылар өчен үткәрелә торган республика робототехника фестивалендә 1нче мәктәпнең сигезенче класс укучысы Рамил Курмакаев җиңеп чыккан. Казанның "Идея" инновация паркында дүртенче тапкыр үткәрелә торган фестивальдә алтмыштан артык кеше катнашкан. Ярышлар дүрт категория буенча үткән. Безнең район вәкиле өч категориядә - сумо (көндәшен рингтан төртеп чыгару), сызык буенча узыш...
-
Призер исемен алды
Тармак технологияләре техникумы студенты Сергей Столяров ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Минем сайлавым" республика иҗади конкурсының икенче дәрәҗә дипломы белән бүләкләнде. Җюри игътибарына җибәргән "Мин студент булам!" эссесында ул үзенең заманча тормышка, мәгарифкә, бүгенге көндә яшьләрне борчыган проблемаларга карашы турында язган. Эш жюри тарафыннан югары бәя алган.
-
Туксан яше белән котладылар
Бу көннәрдә Никольскида яшәүче Екатерина Солдатова үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу гомер бәйрәме белән аны район башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов, район ветеран оешмалары рәисе Михаил Тюленев, социаль хезмәт вәкилләре, авыл җирлеге башлыгы Евгений Синицин котладылар. Елена Сергеевнага олы тормыш юлындагы сынауларны сынатмыйча үткән өчен рәхмәт белдереп, иң изге...
-
Өстәмә сайлаулар булачак
Спас районы территориаль сайлау комиссиясе Куралово авыл җирлеге Советына өстәмә сайлауларны билгеләү турында карар кабул итте. Бу 3нче бер мандатлы сайлау округы буенча икенче чакырылыш депутатының вәкаләтләре, ТР Сайлау кодексының 123 маддәсе 1 һәм 2 пунктлары һәм 2002 елның 12 июнендәге "Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларына һәм референдумда катнашу хокукына...
-
Приволжск үсә һәм ямьләнә
Узган атна ахырында Приволжск поселогында халыкка беренче медицина-санитария ярдәме күрсәтүне камилләштерү буенча инде берничә ел эшләп килгән республика программасы кысаларында модульле яңа фельдшер-акушер пункты ачылды.